Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Ялкауларча «кәбестә бөккәне»

Ниндидер тәмлүшкә белән чәй эчәсе килә, әмма камыр куярга вакыт юкмы? Чүпрәсез генә кәбестә бөккәне кыздырып алыгыз.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк була:

  • он – 450 гр
  • кефир – 350 гр
  • йомырка – 2 данә
  • шикәр комы – 1 ч.к.
  • тоз – 1 ч.к.
  • чәй содасы – 1 ч.к.
  • үсемлек мае – 100 мл
  • кәбестә – 400 гр
  • кишер – 1 данә
  • суган – 1 баш
  • тоз-борыч – тәменчә

– Кишерне эре кыргычтан уарга, суганны ваклап, кәбестәне кечкенә шакмаклап турарга. Суган белән кишерне кыздырырга һәм кәбестәне дә кушып, тозлап-борычлап, капкач астында пешерергә. Суытырга.

– Камыр ясаганда, савытта кефир белән соданы кушып, күбекләнгәнче болгатырга. Икенче савытта йомырка, шикәр комы һәм тозны бергә бутарга. Аннары шул катнашма өстенә кефирны салырга. Кашык белән болгата-болгата он өстәргә. Коймак камырыннан куерак масса барлыкка килергә тиеш.

– Әзер камырга суынган кәбестәне кушып, яхшылап бутарга. 15 минут тотарга һәм кызган табага җитәрлек үсемлек мае агызып, берәр аш кашыгы камыр салып, ике яклап кыздырырга. Артык мае сеңсен өчен, әзер «кәбестә бөккәне»н кәгазь сөлге өстенә куеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев