Бәйрәм табынына «Тәмлүшкә» дип аталган салат
Әлеге салат тәмле генә түгел, шул ук вакытта бик матур да. Төрле бәйрәм өстәленә дә туры килә.
Фото: ясалма интеллект
Ингредиентлар:
- 200 грамм шампиньон гөмбәсе
- 150 грамм ысланган тавык ите
- 80 грамм корейча кишер
- 80 грамм караҗимеш
- 150 грамм тазә, яшел (свежий) кыяр
- 150 мл майонез
- Көнбагыш мае
- Борыч, тоз, яшел тәмлеткеч үләннәр
Әзерләү:
Әлеге салат махсус савытта (әгәр дә ул юк икән, пластик бутылкадан цилиндр формасы кисеп алабыз) катлам-катлам ясала. Яссы тәлинкә (плоское блюдо дип атала рус телендә) алабыз, шуңа цилиндр формасындагы махсус савытны май белән сылап куябыз. Бу әзерләнеп беткән салатны җиңел генә алырга ярдәм итәчәк
- Форма төбенә беренче катламны – вак итеп туралган тавык итен урнаштырабыз, майонез белән сылыйбыз.
- Икенче катламда вакланган караҗимеш, аның өстен шулай ук майонез белән сылыйбыз.
- Өченче катламда – алдан туралган һәм кыздырылган шампиньон гөмбәләре, аларны шулай ук формага урнаштырабыз да майонез белән сылыйбыз.
- Дүртенче катламда вак итеп шакмак итеп туралган яшел кыяр. Аның өстен майонез белән каплыйбыз.
- Бишенче, иң югары катламда – кореяча кишер. Аны шулай ук майонез белән сылыйбыз.
Барлык катламнар да тезелеп беткәч, акрын гына уртадагы цилиндр формасындагы махсус савытны алабыз.
Әзер салатны үзең теләгәнчә, яшел тәмлеткечләр белән бизибез. Һәм ярты сәгатькә суыткычка куябыз.
Ашларыгыз тәмле, тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев