Дуслар җыелган җирдә
Бөек шагыйребез Тукайның Тууына 140 ел булды.
Шул уңайдан Ачасырда.
Якын дуслар җыелды.
Дуслар җыелган җирдә
Мәртәбәле кунаклар:
Татар конгрессы, "Ак калфак"
Һәм талантлы якташлар.
Тукай варислары сәхнәдә
Әйтерсең лә артистлар.
Татар телен - Тукай телен
Ихластан яратучылар.
Дуслар бар да бердәм булып,
Сөйли, бии, җырлыйлар.
Шигъри тәлгәшләр дә
Аһәңле яңгырыйлар.
Талантлы сиң, халкым!
Бик тырыш авылдашлар!
Бөек шагыйрьне зурлыйсыз,
Үрнәк алсын якташлар!
Тукай- якты йолдыз бит ул!
Һәм сүнмәс кояшыбыз!
Тукай салган эзләрдән
Үтсен гомер юлыбыз!
Дуслар җыелган җирдә
Бик тә күңелле булды.
Бер очрашу- бер гомер ул
Тарихка кереп калды.
Мәдинә Әдиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев