Хәлвә бик тә файдалы
Сез хәлвәнең файдалы булуына аптырадыгызмы? Әйе, ул майлы. Тик андый майлар безгә кирәк.
Табигый хәлвә – чыгартылган орлыкларга бал һәм чикләвекләр өстәп ясала. Әлеге энергия бирүче катнашма начар холестерин күләмен киметә. Безнең яшәү тонусыбыз төшкән кыш һәм язда хәлвә – шәп ярдәмче. Бездә иң танылганы – көнбагыштан ясалганы. Ул нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы, иммунитетны активлаштыручы Е һәм В төркеме витаминнарына бай.
Көнҗет (кунжут) һәм тахин хәлвәсе тагын да файдалырак. Беренчесен көнҗетнең бөтен орлыкларыннан ясыйлар, икенчесен – аның эчке өлешеннән (тхиннан). Тхинда биоактив матдәләр бигрәк тә күп һәм цинк, бакыр, кальций, фосфор кебек минералларның тулы җыелмасы тупланган.
Әле тагын арахис хәлвәсе бар. Аңарда организмга күзәнәкләрне торгызырга мөмкинлек бирүче фолий кислотасы күп.
Аладгы көннәрдә арахис хәлвәсен ясау серләре белән таныштырырбыз. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев