Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Варикозлы аяклар өчен файдалы күнегү

Аякларыгыз арый башладымы? Бу варикоз башлануның беренче билгеләре булырга мөмкин. Катлаулы булмаган күнегүләр ясарга өйрәнегез, файдасы булмый калмас.

  1. Тез капкачларын хәрәкәтләндереп, бот мускулларын бер катырып, бер йомшарт.
  2. Корсакны күпертеп сулыш ал, һаваны чыгарганда – эчеңне аска төшер. Моны 3-4 тапкыр эшлә. Әлеге күнегүне еш ясарга да ярый.
  3. Аяк бармакларын 10 тапкыр бөклә һәм турайт. Моны акрын темпта эшләргә кирәк.
  4. Әгәр дә хәлегездән килә икән, көненә ике тапкыр башыгызда торыгыз, әгәр дә булдыра алмасагыз, аякларыгызны башыгыздан югары күтәреп торсагыз да ярый (мәсәлән, карават башына куеп). Варикоз булганда аякны аякка атландырып утырырга бөтенләй ярамый.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев