Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тома балавызның шифасы турында белә идегезме?

Умарта корты җилеме, тома балавызны – ә без аны прополис дип әйтәбез – борынгы заманнардан бирле кулланганнар. Әби-бабаларыбыз аның шифасын белгән. Ә хәзерге заманда инде фәнни юллар белән дә аның дәвалау үзлекләре исбатланган.

Фото: Гөлнара Вәлиева

Прополис белән барлык тире авыруларын, кечкенә һәм озак төзәлми торган яраларны, тире җәрәхәтләрен, ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәтләрен, ялкынсыну характерындагы гинекологик авы­руларны, геморрой, томау, грипп, неврит, радикулитларны дәвалыйлар.

Прополис белән сөт катнашмасы аерым бер эффект бирә: салкын тию һәм үпкә авыруларын дәвалаудан тыш, гомуми хәл һәм йокы яхшыра, ярсучанлык, арыганлык бетә.

  • 10%лы прополис төнәтмәсен даруханәдә сатып алу яхшырак. Сыйдырышлылыгы 25 мл булган шешә сезгә озакка җитәчәк, ә ул нибары берничә сум тора.
  • Катнашманы аена бер тапкыр 10 көн буе 100 мл кайнар сөткә 20 тамчы тамызып, йоклар алдыннан кабул итәргә кирәк. Курсны 4-6 ай дәвамында кабатларга.
  •  Салкын тию авыруын дәвалаганда балаларда прополис төнәтмәсен кабул итүнең беренче тамчыларыннан соң уңай нәтиҗә барлыкка килә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төнгә 1/3 стакан кайнар сөткә 1-2 тамчы прополис болгатып бирергә.
  • Панкреатит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, бавыр авырулары булганда, прополис төнәтмәсен күрсәтелгән схема буенча 6 ай дәвамында кулланыгыз.
  • Сөтле прополис кандагы холестерин күләмен киметә, экземаларны һәм башка тире авыруларын дәвалый, күрем циклы нормальләшә.
  • Прополис психиканы тотрыкландыруга сизелерлек йогынты ясый. Әгәр дә сез прополис төнәтмәсен кабул итәсез икән, барлык борчулы фикерләр югала һәм сез яхшыга өметләнәсез, ә бу дәваланганда бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев