Теплицаны кышка әзерләп калдырабыз
Ниләр эшләргә кирәк соң?
- Яфрак калдыкларыннан чистартырга, помидор яки башка яшелчәләрне бәйләп торган җеп, таяк, терәгечләрне алырга.
- Су сибү системасын җыеп алып юарга, киптереп, язга кадәр сакларга куярга.
- Ярыклар герметик белән тутырырга, замазка сыларга, металлның күгәргән урыннарын буярга.
- Суүсемнәр, мүк белән капланган участокларны өч процентлы тимер купоросы эретмәсе белән эшкәртергә.
- Түтәлнең өске катлам туфрагын (5 см тирәсе) алырга һәм компост кертергә 91 кв метрга 5-8 кг).
- Туфракны сәламәтләндерү өчен кресс-салат чәчәргә.
Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев