Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тәпиләр тәти булсын өчен файдалы киңәшләр

Бакчада хезмәт чорында аяклар иң җир «күргән» урыннарыбыздыр ул. Чөнки, кулларны пирчәткәләр белән сакларга өйрәндек, ә менә эссе көннәрдә аякка артсыз тәпечкиләрдән башка берни киясе килми. Аннары үкчәләрне ничек агартырга белмибез инде.

Шуңа, нинди генә эшкә тотынсагыз да, аякларыгызга тыгыз оекбашлар һәм ябык аяк киеме киергә тырышсагыз, ахырда мәшәкате азрак булачак. Шулай да, берничә җиңел генә киңәш биреп узыйк әле, эш тәмамланганнан соң, аякларны, һичшиксез, ял иттерергә кирәк, иренмәгез, алар рәхмәтле булыр:

  • аякларны яхшылап, сабынлап юыгыз, душ өчен гель белән җылы суга тыгып утырыгыз;
  • таләп ителсә, скраб яки пемза белән ышкыгыз;
  • соңыннан үкчәләрегезгә тукландыргыч крем яки зәйтүн, көнҗет, җитен мае сөртегез;
  • үкчәләрне чистартуның тагын бер ысулы: эш тәмамланганнан соң, эченә су һәм сыек сабын салынган бутыйлар киеп йөрегез;
  • шулай ук, рәваҗдан (ревень) түбәндәгечә пилинг ясарга була: үләнне вакларга һәм барлыкка килгән боламыкны аяк табанына сылап, пакет һәм аның өстеннән оекбаш киеп, сәгать чамасы шулай йөрергә.

Аның урынына каһвә куесы яки шикәр комы белән үсемлек мае катнашмасын кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев