Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Сәламәт булыйк! Бакча эше билне сындырмасын

Бик тиздән кыш буе көтеп алган мәшәкатьле чор башлана. Рәхәтләнеп, яратып эшлибез бакчабызда, күңелләр шатлана. Әмма аннан соң бик күпләребезгә «ах-ух» килеп, билне тотырга, буыннарны ышкырга да туры килә. Бу, әлбәттә, артык хезмәттән һәм организмга бирелә торган авырлыкны дөрес куллана белмәгәнлектән. Эш белән сәламәтлегебезне артык какшатмас өчен, белгечләр түбәндәге дүрт киңәшне бирә.

Билгә артык көчәнеш бирмәгез.

Түтәлләргә чәчкәндә һәм утаганда, билне бөгелеп, башны аска төртеп түгел, ә бер аяк белән тактамы яки пенопласт кисәгенәме тезләнеп сакларга була. Берничә минуттан аякларны алмаштырырга. Болай эшләү, ике аякта басып торгандагы кебек бик үк уңайлы һәм тиз түгел, әлбәттә, әмма бик күпкә зарарсызрак.

Дөрес казу.

Аркага авырлыкны кеше гәүдәсе белән кулдагы эш коралы (көрәк, тырмавыч) арасындагы зур почмак бирә. Аны киметү өчен эш коралына мөмкин кадәр якынрак басарга кирәк. Моннан тыш, туфраклы көрәкне беләзекләр хисабына күтәрергә ярамый – рычаг сыйфатында, чаты белән көрәк сабына басым ясарга тырышып, терсәкне куллану зарур. Шул рәвешле арка һәм буыннарга авырлык кими.

Авырлык күтәрү.

Бакчада эшләгәндә, һичшиксез, нәрсәдер күтәрергә туры килә. Ә авырлык күтәргәндә бу процесска бөтен организмны «җигү» мөһим. Моның өчен йөкне җирдән алганда бөгелергә түгел, ә тирән итеп чүгәләргә кирәк. Шулай итеп, йөкләнеш билгә түгел, аякларга күчә. Шулай ук, авырлыкны да ике кулга бертигез бирергә тырышыгыз. Бер туп-тулы чиләкне күтәргәнче, кулларыгызга яртышар итеп ике чиләк алыгыз. Борынгылар юкка гына көянтә уйлап чыгармаган. Билне кинәт кенә турайтырга ярамаганын да онытмагыз.

Гәүдә торышын ешрак үзгәртегез.

Чүп утаганда бакчачы, кулы гына эш белән мәшгуль булганда, озак вакыт бер позада тора. Һәм шул мизгелдә бер төрле мускулларга, башкаларына караганда, йөкләнеш күбрәк була. Ә инде гәүдә торышын ешрак үзгәртеп торсаң, авырлык гәүдәгә тигез тарала һәм бу озаграк та, нәтиҗәлерәк тә эшләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев