Рассадалар әзерләдегезме? Февральнең кайсы көннәрендә орлык чәчү һәм үсемлекләр утырту уңышлы булачак?
Яшел үзәнлеләр өчен февраль аена бакчачы календаре тәкдим итәбез.
Февраль аена бакчачы календаре
- 1 – 11 февраль – ай үсә
- 12 февраль – тулы ай
- 13 – 27 февраль – ай кими
- 28 февраль – яңа ай
Орлык чәчү һәм үсемлекләр утырту өчен уңышсыз көннәр: 12,27,28.
Орлык чәчү һәм үсенте утырту өчен уңышлы көннәр:
- кыяр – 9,10
- борыч һәм баклажан – 9,10
- кәбестә – 9,10
- помидор – 9,10
- тамыразыклар – 18,19,20,23,24
- яшел үләннәр – 9,10
Чәчәк утырту:
- берьеллык чәчәкләр – 9,10,13,14,15,16,17,18,19,20
- икееллык һәм күпьеллык чәчәкләр – 9,10,13,14,15,16,17,23,24
- суганлы һәм бәрәңгеле чәчәкләр – 16,17,18,19,20,23,24
Үсентеләрне күчереп утырту һәм пикировать итү: 9,10,13,14,15,16,17,23,24
Кайбер эшләр
Февральдә бакча әле ак юрганга төренеп йоклый. Әмма бу кышның соңгы аенда кул кушырып утырырга сәбәп дигән сүз түгел.
ЯШЕЛЛЕК ҮСТЕРҮ. Түтәлләрдәге үләннәргә кадәр әле озак көтәсе, әмма организм хәзер, кыш ахыры – яз башында бик тә витаминнарга мохтаҗ. Чыгу юлы бар – әлегә без аларны тәрәз төпләрендә үстерәбез. Моның өчен үри башлаган суган гына түгел, кишер, чөгендер, сельдерей һ.б. тамыразыклар да кулланыла. Аларны гөл яки башка күңелегезгә ошаган савытка туфракка батырып, якты урынга куярга һәм таләп ителгәндә су гына сибәргә кирәк. Ә 8 мартка менә дигән яшел витаминнар өлгереп тә җитәчәк.
БОРЫЧ ҺӘМ БАКЛАЖАН ЧӘЧҮ. Беренче үсентеләр шыткач та берничә айдан соң гына уңыш бирүче яшелчәләр бар. Мәсәлән, баклажанны 120 көннән (кайчакта күбрәк тә), борычны аннан чүт кенә алданрак авыз итү мөмкин. Кемнәрнең теплица – февраль аларны чәчү өчен кулай вакыт.
АГАЧЛАРНЫ АГАРТУ. Әйе, кәүсәләрне агарту кышын да файда китерә. Чөнки бу эшнең төп максаты – агачларны температура «уйнавыннан» саклау. Һәм моны һава торышы 5°Стан да түбән булмаган коры көндә башкаралар. Бигрәк тә быел көздән буяган акшарлар яңгыр белән юылды һәм февральдә көндез кояш, төнлә салкын булу сәбәпле, агачларга зыян киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев