#кирәклекиңәшләр

Раковина тыгылса нишләргә?

***

Фото: ясалма интеллект

Суыткычтагы исне ничек бетерергә? Киштәсенә содалы су яки кара ипи куегыз.

Раковинагыз тыгылдымы? 3 а . к . сода салыгыз һәм бер стакан аш серкәсе агызыгыз, аннары 10 минуттан – кайнап кына чыккан су.

Мебельдә тырналган урыннар бармы? Каһвә җебетелгән су белән ышкыгыз.

Аяк киемен сафландыру өчен, аның эченә пакетлы чәй яки оекбашка со­да салып тыгып торыгыз.

Пыялада эзләр калмасын дисәгез, 500 мл су һәм 1 а.к. аш серкәсе катнашмасы белән сөртегез.

Лампочка патронга ябышып катмасын өчен, борыр алдыннан винт сырына бер тамчы май сылагыз.


Нет комментариев