Һәр эшнең үз вакыты
Бакчачыларның кызу эш өсте. Безнең киңәшләргә дә колак салыгыз.
Куакларны, суда эретелгән тирес (1 чиләк суга 1 литр) яки кош тизәге (1 чиләк суга 0,5 литр) катнашмасы белән тукландырырга. 2-3 яшьлек агачка 1 чиләк җитә, 4-6 яшьлеккә 2 чиләк кирәк, ә карт агачларга 10 чиләк тирәсе таләп ителә.
*Июньдә беренче җиләкләр өлгерә башлый, үз вакытында җыеп алырга онытмагыз.
*Бакча җиләгенең, рассадага кирәклеләрен генә калдырып, мыекларын өзеп алыгыз. Түтәлнең буш урыннарына агач чүбе яки кипкән үлән җәегез.
*Кура җиләгенең кирәкмәгән үсентеләрен юк итеп, сирәкләгез. Аңарга суны иртәнге якта сибегез, кичкә кадәр кипсен, юкса черек һәм гөмбә авыруы килеп чыгуы бар. Уңышын кич җыярга тырышыгыз, болай алар озаграк сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев