Помидорларга
Бу яшелчәләр зур һәм тәмле булсын дисәгез, әлеге супер-тукландыру ысулын кулланып карагыз, җәмәгать.
Моның өчен 3 литр кайнар суга 2 стакан агач көле, 1 чәй кашыгы бор кислотасы һәм 20 тамчы йод кирәк булыр. Бор кислотасын алдан бераз җылы суда яхшылап болгатырга һәм аннары калган ингредиентларны да кушып, 24 сәгатькә караңгы урынга төнәтергә куярга. Катнашма әзер булгач, 10:1 нисбәтеннән җылымса су белән катнаштырып, куак төпләренә сибәргә.
Помидорлар нык һәм сусыл булсын өчен һәр төпкә 300-500 мл җитә. Көл уңышның тәменә йогынты ясый, ә бор кислотасы чәчәк ату һәм бүлбеләнү өчен җавап бирә.
Помидор куакларының яфракларына бор кислотасы катнашмасы сиптерү дә яхшы нәтиҗә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев