Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

НИНДИ СОРТ ГРУША УТЫРТЫРГА

Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Грушаның суыкка чыдамлыгы, алмагач белән чагыштырганда, түбәнрәк. Шуңа Урта полосада аны төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләрдән сакланган урынга утыртырга кирәк. Татарстанда үстерү өчен иң туры килә торган сортлар: “Чижовская”, “Таежная”, “Красуля”, “Богатая”, “Краснобокая”.
 

“Чижовская” — җәйге сорт. Грушалары 120-140 грамм авырлыкта, яшел төстә, бик тәмле, авызда эреп тора. Бу сортның кышка чыдамлыгы югары.

“Таежная” — суыкка нык чыдам җәйге сорт. Грушалары эре түгел, 80-100 граммлы, сентябрь башында өлгерә, алтынсу-сары төстә. Үзлегеннән серкәләнми, пар кирәк. Аны “Уралочка”, “Северян  сортлары яхшы серкәләндерәчәк.

"Богатая" - җимешләре сары төстә, зур һәм бик авыр (груша авырлыгы 180-230 грамм), түгәрәк формада үсә. 

“Красуля” - Бу иң яхшы иртә өлгерә торган сорт, башкаларга караганда 7 көнгә иртәрәк өлгерә һәм 10-12 көн саклана. Җимешләре уртача һәм эре, авырлыгы 110 г кадәр, сары, кара-кызыл алсу төстә.Үзе бик баллы, тәмле.

“Краснобокая”- гади груша формасында, җимешләрнең авырлыгы гадәттә 130-150 г, иң зурлары 180 г дан артмый.

 

Чыганак:"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев