Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Менә тагын әкрен генә, атлап килә

Юлбарыс елы төенчекләрен төйни, ә бусага төбендә Куян – 2023 көтеп тора.

Бу, беренче карашка йомшак һәм матур җан иясе үзе белән ниләр алып килер икән? Тыныч һәм имин еллар булсын!

Куян – кытай астрологиясендә иң яраткан билгеләрнең берсе. Ул җир стихиясен, иртәнге биш белән җиде сәгать арасын һәм дөньяның хатын-кыз башлангычын гәүдәләндерә.
Куян елы 12 еллык циклда дүртенче урынны били һәм аны иң бәхетлесе дип саныйлар.


Кара Су Куян елы
Астрологлар 2023 елны тыныч һәм гармонияле булыр дип фаразлый, чөнки Куян (яки Мәче) – назлы, йомшак, балалары турында кайгыртучан хайван.
Конфликтлы якларның үзара килешү мөмкинлеге дә юк түгел. 2023 елда уңышны зур ызгышлар һәм уйламыйча кабул ителгән карарлар белән куркытып булуын да истән чыгармаска кирәк.
Кара Су Куяны өчен иң мөһим нәрсә – ул өй һәм гаилә, шуңа күрә яңа елда шәхси мөнәсәбәтләргә әһәмият бирергә, гаилә һәм якыннар белән күбрәк вакыт үткәрергә кирәк. 2023 ел кавышулар һәм бала туулар белән шатландырыр. Куян торак мәсьәләсендә дә уңыш вәгъдә итә. Сәяхәтләр өчен уңай ел, башка шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгызга барыгыз, мондый очрашуларны Куян яратачак.
Яңа ел символы көтелмәгән карьера үсеше белән куандырмас, әмма тырышлыкны һәм хезмәт сөючәнлекне бәяләр.


Яңа ел табыны
Куян – нәзберек түгел, шуңа аңа ярыйсы җиңел. Бары тик өстәлегездә куян итеннән ризыклар булмаска тиеш! Башка хайван итләрен ничек итеп әзерләсәгез дә ярый, ә Мәче балыктан һәм диңгез продуктларыннан баш тартмас иде. Тик ике символ да кош итенә битараф. Пилмәнне икесе дә яратачак.

Яңа елның төсләре
Кара Су Куяны елын кара һәм аның төсмерләре кергән, суны хәтерләткән зәңгәр, зәңгәрсу һәм фирүзә төсендәге киемнәрдән каршылау урынлы. Ел символы, шулай ук, алсу һәм шәмәхә төсләрне дә ярата. Бу төсләр Куянга уңыш китерә дип саныйлар. Ә коңгырт, соры һәм ак төсләрдән, киресенчә, баш тарту хәерле.
2023 елда тагын иң модага кергән төс кызыл булачак. Дөресрәге, аның кармин төсмерлесе. Ул өметне символлаштыра, рух ныклыгы бирә һәм яшәү энергиясен тарата дигән билгеләмә дә бирәләр.

Куян елында туганнар
Куян елында туганнар тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөгамәләдә, алар игелекле булулары һәм әдәплелекләре белән аерылып тора. Конфликтлы очракларда, гадәттә, килешү һәм аңлашу ягында. Агрессия һәм көч куллануны кабул итмиләр.
Куяннарның кешелеклеген көчсезлек дип уйларга мөмкин, әмма бу кешеләрнең тыныч характеры артында аларның үзләренә ышанычы һәм көче яшеренгән.
Аналитик фикер сөрешләре һәм вак детальләргә игътибарлы булулары аркасында алардан шәп галимнәр килеп чыга. Иҗади сәләткә дә ия әле үзләре, харизмалары ташып тора, шуның өстенә әдәплеләр.
 

Куян елында бик күп талантлы һәм атак­лы кешеләр туган.
 

Киләсе ел символы буенча ышанулар
Куянны куркак һәм кыюсыз җан иясе итеп күз алдына китерәбез. Бу ялгышлык! Озынколак ул кыю һәм батыр, җитез һәм хәйләкәр. Шуңа күрә ул беренче чиратта, үз алдына катлаулы максатлар куючыларга ярдәм итәчәк. Ә теләкләргә ирешү өчен, һәр халык сандыгында гасырлар буе тупланган билгеләр һәм ышануларны карап үтик.


Куян яки Мәче өчен иң әһәмиятле нәрсә – ул өй. Өй белән бәйле иң төп ышану – чисталык. Яңа елны җыештырылмаган һәм юылмаган өйдә каршылау – иске проблемаларны яңа тормышка сөйрәү. Куян чисталыкны яратучы җәнлек һәм пычрак, әшәке йортка кермәячәк. Кипкән чәчәкләрдән дә арыныгыз, ә өлгергән бодай башаклары булса, торсын. Ул муллыкка. Чын куян карачкыларын да юк итегез. Су Куяны елы килгәнлектән, йортыгызда су булсын.


Куян бик юмарт. Шул ук вакытта байлык һәм зиннәтлелекне ярата. Ел буе финанс эшләре яхшы барсын өчен, өстәлгә куелачак ризык салынган савытлар (мәсәлән, салатница) астына тәңкә куеп калдырыгыз. Табыныгыз һәрвакыт сыйлы булыр. Өстәл җәймәгез зәңгәрсу яки көмешсу булса әйбәт. Шәмнәр кабызмагыз, Куян ут яратмый. Ризыклар күпчелек яшелчәләр һәм үләннәрдән булсын. Салатларыгызга куян формасы бирмәгез, аларны кәрзин йә булмаса башка фигура итеп ясагыз.

Өстәлдә эчемлекләр дә табигый булсын. Өйдә кайнатылган компот һәм соклар гаиләдәге җитешлек һәм аралар ныклыгын күрсәтә. Табында, һичшиксез, кишер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев