Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кышкы каникулларда иминлек турында онытмагыз!

Чаңгыда, чанада, тюбингларда шуу, кар атышып уйнау, кар бабайлар ясау – болар барысы да сөенеч китерә, ләкин сак булуны таләп итә!

Кызганычка каршы, кыш – шулай ук җәрәхәтләр куркынычы югары булу вакыты: имгәнү, сыну, сузылу, чыгу, өшү.

Үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга:

  • шумый торган табанлы аяк киемен сайлап алыгыз;
  • акрын гына хәрәкәт итегез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, аяк астына карагыз;
  • йөргәндә кулларыгызны кесәләргә тыкмагыз;
  • балаларны дөрес – аякларны бөкләп егылырга өйрәтегез;
  • кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү вакытында саклагыч экипировка кулланыгыз;
  • билгеләнгән урыннарда гына чана шуыгыз;
  • киемне һава торышына карап сайлагыз, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланыгыз;
  • баш җәрәхәтләнгән вакытта зыян күрүчегә тынычлык тәэмин итегез һәм ашыгыч ярдәм чакыртыгыз;
  • боз кабыгы белән кар күзгә эләксә, баланы һичшиксез офтальмологка күрсәтегез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев