#кирәклекиңәшләр

Кура җиләгегез кортламас!

Файдалы киңәшләр.

Кура җиләгенең бөреләнү һәм чәчәк ату чорында, кичен кортларны пленкага коеп төшерергә, ә аннары учакта яндырып, юк итәргә кирәк. Әмма мондый ысул күп вакытны ала, чөнки аны көн саен, корткычлар бөтенләй беткәнче эшләргә кирәк.

Шулай ук, кура җиләген горчица эремәсе белән коендырырга була: 20 гр горчица порошогын бер чиләк суда эретеп, ярты көн төнәтергә һәм җиләк куакларын берничә тапкыр шуның белән эшкәртергә.

Горчицаны чәй содасы белән алыштырырга мөмкин – 10 литр суга 2 тулы аш кашыгы сода кирәк булачак.

Фото: freepik


Нет комментариев