Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Күкрәк бизе яман шешен иртә ачыклау өчен киңәшләр

Күкрәк бизе яман шеше – онкологиянең хатын-кызларда иң күп очрый торган төре булып кала, һәм дәвалауның уңышлылыгы турыдан-туры авыруны иртә стадиядә ачыклау белән бәйле.

Фото: ясалма интеллект

Бу хакта лабораториянең патоморфология департаменты директоры Дмитрий Булановка сылтама белән «Радио 1» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, авыру еш кына симптомсыз уза, шуңа да даими скрининг зур әһәмияткә ия. Борчу уята торган билгеләр арасында ул күкрәктә яки култык астында төерләр барлыкка килү, күкрәк очы тартылу, бүлендекләр килү, күкрәк формасы үзгәрү һәм локаль авыртуны атады.

Очракларның 5-10 проценты BRCA1, BRCA2 һәм башка геннардагы нәселдәнлек мутацияләре белән бәйле, шуңа генетик тикшеренү һәм иртә күзәтү мөһим. Югары куркыныч төркемендәге хатын-кызларга 25-30 яшьтән башлап даими рәвештә МРТ һәм маммография тикшеренүе тәкъдим ителә.

Буланов искәртүенчә, «кан анализы ярдәмендә күкрәк рагын ачыклау» мөмкин түгел. Профилактика генетик бәяләүгә, скринингка һәм организмдагы үзгәрешләргә игътибарлы булуга нигезләнә, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев