Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Күгәректән котылабыз

Өй һәм фатирларыбызда кай­ вакытта дымнан стеналарда кү­гәрек барлыкка килә. Инде яз җит­те һәм теплицаларда да, көзен­нән тиешенчә эшкәртеп, чистар­тып калдырмаганга, чат­-чотларда күренергә мөмкин. Аңардан котылу өчен әллә нинди кыйммәтле «хи­мия»ләр сатып алабыз, әмма фай­дасы булмый, бераздан кабат ки­леп чыга.

Менә әлеге чараны кулланып карагыз әле: 2 ч.к. – чәй куагы эфир мае, 2 касә су, 1 ч.к. спиртны (майны эретү өчен иң аска) пульверизаторга салып, яхшылап селкегез һәм проблемалы урыннарга сиптерегез. Әлеге чараның саклану вакыты чиксез.

Шулай ук, күгәрек белән көрәштә аш серкәсен дә кулланырга мөмкин, ул 82% күгәрекне юк итә ала. Ә исе, дип, борын җыерсагыз, ул берничә сәгатьтән таралып бетә.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев