Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Ислемай сайлый беләсезме?

Ислемай сайлау – үзе бер сәнгать ул.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Гадәттә, без парфюмерия кибетенә киләбез дә, ислемайны кул чугына тидереп карап бераз тоткач, исе ошаса сатып алабыз. Чынлыкта, ислемайны сөрткәч, аның белән бер көн йөрергә кирәк. Башта ислемайның исе бик ошаса да, берничә сәгатьтән ул туйдырырга, бөтенләй ошамый башларга мөмкин. Әгәр шулай булса, бу аромат сезнеке түгел. Ә инде йокларга ятканда да «кара, нинди тәмле ислемай» дип уйлыйсыз икән, димәк, ул сезнеке!

Пульс яхшы сизелә торган җирләргә сөртсәң, ислемай яхшырак ачыла. Димәк, колак артына, кул чугына, декольте турысына сөртергә киңәш ителә. Чәчкә сипкән ислемай шулай ук озак тора.

Кайберәүләр ислемай салкын җирдә озаграк саклана дип саный. Тик ванна бүлмәсендә яки суыткычта саклый күрмәгез тагын.
Иң яхшысы – кояш нурлары төшми торган шкафта саклау. Ислемай төсен яки исен үзгәртә икән, димәк, ул йә дөрес сакланмаган, йә кулланылыш вакыты чыккан.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев