Язгы томау: аллергияме, ОРВИмы?
Белгеч кисәтә! Роспотребнадзор эксперты Юлия Лутковская охшаш ике авыруны диагностикалауның мөһимлеген аңлата.
Апрельдә тереклек кенә түгел, кайбер авырулар да уяна. Үсемлекләр серкәләнүенә бәйле булган аллергияле кешеләргә бу чорда әйтеп бетергесез авыр. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә, даруларны һәм дәвалануларны алдан әзерләп куярга кирәк. Әмма, шунысы бар, аллергия белән кискен респиратор вирус инфекцияләренең билгеләре охшаш һәм шул сәбәпле дәвалануда хата ясарга, сәламәтлеккә файда түгел, зыян китерергә була.
Язгы аллергик томау (поллиноз, латинча pollen – «серкә») барлыкка килгәч, еш кына мондый сорау туа: аның салкын тию түгеллеген ничек аңларга? Поллиноз җил белән серкәләнүче үсемлекләрнең серкәсенә сизгерлек артуга бәйле, бу исә гистамин бүленеп чыгуга һәм аллергия симптомнары үсешенә китерә. Авыруның йогышлы яки аллергик табигатен мөстәкыйль рәвештә аеру кыен. Моның өчен кайбер үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк.
Поллиноз
Поллинозда борын тыгылырга, борыннан агарга, өянәксыман төчкерү (ун һәм аннан да күбрәк), йөткерү булырга, күз кабаклары кызарырга, күз яшьләре агарга, тамак авыртырга, тын кысылырга мөмкин.
Әлеге симптомнар кинәт, урамга чыккач, яисә бүлмәне җилләткәндә барлыкка килә яки көчәя. Дәвамлылыгы чәчәк ату активлыгына, явым-төшемнәргә, җил тизлегенә бәйле (коры һәм җилле һава торышында көчәя, ә яңгыр яуганда, киресенчә, кими).
Поллинозга әйтелгән билгеләрнең ел саен бер үк вакытта (иртә язда, җәй башында яки ахырында) барлыкка килүе хас. Симптомнар башка климат зонасына күчкәндә юкка чыга, глюкокортикостероидлар һәм антигистамин препаратлар кабул иткәндә кими.
Поллиноз еш кына яшьләрдә нәселдән килгән аллергия авыруларына бирешүчәнлеккә бәйле рәвештә аллергия риниты, бронхиаль астма, крапивница, атопик дерматит белән бергә бара. Еш кына үсемлекләрдән ясалган даруларга һәм косметикага аллергия күзәтелә.
Серкә һәм азык аллергеннарының структуралары охшаш булу сәбәпле, азыкка үзара аллергик реакцияләр күзәтелә (мәсәлән, каен серкәсенә аллергия булганда алма, абрикос, чикләвекләргә реакция булырга мөмкин). Мондый симптомнар чәчәк ату чорында да, ел әйләнәсендә дә чагыла ала.
ОРВИ
ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) симптомнары акрынлап, еш кына салкын тиюдән яки авыру кеше белән контакттан соң барлыкка килә. Симптомнарның дәвамлылыгы – 14 көннән артмый. Ринит тамак, мускул авыртуы, хәлсезлек, аппетит кимү, температура күтәрелү белән бергә бара. Күз яшьләре агу озакка сузылмый, авыруның беренче ике-өч көнендә генә булырга мөмкин.
Озакка сузылган салкын тию, аның авыр агымы вакытында ЛОР-табибка яки аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруның сәбәбен вакытында ачыклау симптомнарны контрольдә тотарга, авыруның авыр барышын һәм өзлегүләрне кисәтергә ярдәм итә.
Авыруның сәбәбен ачыклау өчен серкә аллергеннарына IgE анализын ясарга кирәк. Мондый анализ нәтиҗәле аллерген-специфик иммунотерапияне (АСИТ) сайлау, туклануны һәм яшәү рәвешен җайлау өчен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев