Яшелчә бакчасын пычкы чүбе сибеп казырга ярыймы
Яңа гына пычкы астыннан чыккан агач чүбе белән ярамый.
Опилканың черемәгә әйләнүе өчен 10 еллап вакыт кирәк.
Чи агач чүбе таркалганда, гөмбәчекләр, бактерияләр барлыкка килә. Ә алар туфрактан бөтен туклыклы матдәләрне, әйтик, азотны алып бетерә. Аннан килеп, анда үсемлекләр өчен зарарлы булган сумалалы һәм балавызлы матдәләр күп. Гадәттә агач чүбен мүлчә сыйфатында, түтәлләр арасындагы сукмакка сибү, компост ясау өчен генә кулланалар. Иң яхшысы – бакчага гәрчич орлыкларын сибеп казу.
Чыганак: 1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев