Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш итәбез
#кирәклекиңәшләр

Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш итәбез

***

Кирәк булачак:

  • 10 г чи чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 л җылы су.

1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.
2. Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга.
3. Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.

Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.

Чыганак:1001 КИҢӘШ


Нет комментариев