Гепатит С - куркыныч авыру: ничек сакланырга
9 - 15 март – Вируслы гепатит Ска каршы көрәш атналыгы.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
9 марттан 15 мартка кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, хроник вируслы гепатит С йоктыру һәм таралуга каршы көрәш атналыгы уза. Сәламәтлек саклау оешмалары халкыбызга бу куркыныч авыру турында искәртеп, профилактика чараларын көчәйтә.
Гепатит С – бавырга зыян китерүче авыру, ләкин ул бөерләргә, калкансыман бизгә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Авыруның иң мәкерле ягы – ул еш кына хроник формага күчә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, 4 кешенең 3есендә вирус 6 айдан артык вакыт эчендә үрчи, нәтиҗәдә авыру хроник стадиягә күчә.
Вирус кешенең канында, спермада, җенси юл бүлендекләрендә туплана. Йоктыру, нигездә, зарарланган канның сәламәт кешенең канына яки яраланган тиресе яки лайлалы тышчасына эләгү юлы белән була.
Куркыныч төркемгә кемнәр керә?
Иң зур куркыныч – наркотикларны инъекция формасында кулланучылар арасында. Моннан тыш, вирусны түбәндәге очракларда да йоктырырга мөмкин:
- Татуировка ясатканда
- Пирсинг куйдырганда
- Стоматологик дәвалау вакытында
- Косметология процедуралары (маникюр, педикюр) башкарылганда
Әгәр дә клиника яки салонда стерильсез энәләр һәм кораллар кулланылса, йоктыру ихтималлыгы бик югары. Өй шартларында да куркыныч сагалый: гаилә әгъзаларының уртак кульяулыклар, маникюр җайланмалары, теш щеткалары куллануы вирус таралышына китерергә мөмкин.
Ничек сакланырга?
Үз сәламәтлегегезне саклау өчен табиблар түбәндәге киңәшләрне бирә:
✓ Татуировка, пирсинг һәм шикле косметология процедураларыннан баш тартыгыз. Әгәр дә аларны ясатырга кирәк булса, лицензияле, тикшерелгән оешмаларга гына мөрәҗәгать итегез.
✓ Өйдә бары тик шәхси гигиена әйберләре генә кулланыгыз: үзегезнең кульяулык, маникюр җайланмасы, теш щеткасы булсын.
✓ Җенси юл белән таралуны булдырмас өчен, саклану чараларын (презерватив) кулланыгыз.
Исегездә тотыгыз: авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау – җиңелрәк һәм куркынычсызрак. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз!
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев