ЭССЕ КӨННЕ НИШЛӘРГӘ
Гипертониклар һәм гипотониклар өчен киңәшләр.
Һаваның югары температурасын күп кешеләр авыр кичерә. Гипертоник һәм гипотоникларга бигрәк тә кыен. Беренчеләре өчен бу кан басымының кинәт өскә сикерүе һәм башка күңелсез симптомнар, ә икенчеләре өчен – кан басымының кинәт түбән төшүе, хәлсезлек, колаклардагы шау һәм баш авыртуы.
ГИПЕРТОНИКЛАРГА КИҢӘШЛӘР
📍 Кирәкле даруларны кабул итәргә онытмаска.
📍 Кояш кызуында озак булмаска.
📍 Кан басымын төшерергә үлән чәе ярдәм итә (аптекадан алырга).
📍 Аксыл төстәге киемнәрдән йөрергә, баш киемсез урамга чыкмаска.
📍Чыгасыз икән, көндезге 11:00 сәгатькәчә һәм 17:00 сәгатьтән соң.
📍 Температураның кискен үзгәрүен булдырмаска.
📍 Эсседә физик хезмәттән тыелырга.
ГИПОТОНИКЛАР ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР
✅ Һәр 90 минут саен 250 мл газсыз су эчәргә.
✅ Контраст душ артериаль кан басымын төшерә. Гипертоникларга да ярдәм итә.
✅ Эссе вакытта организмга кислород җитешми, кан тамырлары тонусын югалта. Кан басымын җәяү йөрү күтәрергә ярдәм итә.
✅ Кызыл икра, бавыр, тәмләткечләр, төрле җиләкләр, яшелчәләр, җимешләр ашагыз.
Җәй көннәрендә югары температуралы режим күзәтелгәндә, пациентларның яшәү сыйфатын арттыру өчен, гадәттә, табиб препаратларның дозасын һәм кабул итү ешлыгын үзгәртә.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев