Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Челтәрләрне агартабыз

Яз аклану, пакълану, юу, җыештыру вакыты. Өебезнең яме булып торган яраткан челтәрләр тора-бара аклыгын югалта. Әмма аңа карап кына, яңасын аласы килеп тормый, аларның да бәяләре, мин сиңа әйтим, теш­ләшә... Әйдәгез, үзебез агартып карыйк, өр-яңа кебек булсыннар!

Челтәрләрне тәрәзәдән алуга, тузанын кагыгыз.

Тазга җылы су агызыгыз. Кер порошогы (сыек юу чарасы яхшырак), 2 аш кашыгы йодсыз тоз кушыгыз. Челтәрләрне салып, берничә сәгать җебетегез. Шуннан соң кул белән яки автомат машинада гадәттәгечә юыгыз.

Челтәрне иң элек җылымса, аннан салкын суда чайкарга кирәк. Ак челтәрне кояшта киптермәгез, кояш нурлары аны саргайта. Челтәрләрне тәрәзә кәрнизенә элеп киптерү уңайлы.

Челтәрләрне агартуның әллә никадәр ысуллары бар инде аның, бәлки сезнең сер итеп кенә тотылган, үзегез генә куллана торганнары да бардыр, безнең белән дә уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев