Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Буыннарны дәвалауның бернчә төрен тәкъдим итәбез.

Бакча эшләренә чумдыгызмы, җәмәгать? Тик бакча дип сәламәтлегегезне дә кайгыртырга онытмагыз

Буыннарны дәвалауның бернчә төрен тәкъдим итәбез.

1. Артритны дәвалау.

Өрәңге яфрагы коелган чорда 3 яфракны 2 стакан салкын суга салып, утка куясың, кайнап чыгуга сүндерәсең  (кайнатмыйсың). Суыткач сөзәсең һәм 0, 5 стаканлап эчәсең. Бу ашказаны асты бизе һәм бавыр өчен дә файдалы.

2 Аяк һәм кул буыннары сызлаганда сабельник настойкасы нык ярдәм итә.

Соль-Илецкига барган кешегә кушып җибәрсәгез, иң көчле үсемлекне алып кайтып бирерләр. Ул тоз белән капланган якта тозлы җирдә үсеп утыра. Тамыры белән җыясың, яхшылап агып торган суда юасың. Бик тиз кибә, әйбәт саклана. Мондый мөмкинлек булмаса, аптекадан алырга була.

Настойка ясау җиңел. 1 литрлы банканың 0,25 өлешенә сабельник салына, 0,5 литр аракы салып, әйбәтләп каплыйсың һәм караңгы урында 21 көн тотасың (вакыт-вакыт болгаткалап торырга). Аннан соң сөзеп куярга кирәк. Ашар алдыннан 20 минут кала 1 аш кашыгы эчеп куясың. Иң әһәмиятлесе: ашказаны җәрәхәтен дә (язва) әйбәт дәвалый.

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев