Борынгыдан кайтаваз. Өлкән буын белеп әйткән
Йокларга урын-җирне мәче яткан җиргә җәегез.
- Суны ат эчкән урыннан эчегез, ат беркайчан да начар су эчмәс.
- Җиләк-җимешнең корт тигәнен ашагыз.
- Чебен-черки кунган гөмбәне курыкмыйча җыя аласыз.
- Агачны сукыр тычкан казыган җиргә утырт.
- Йортны елан җылынып яткан урынга төзе.
- Коены эсседә кошлар оя корган урында казы.
- Тавыклар белән йокларга ят һәм алар белән тор – көннең алтын орлыгын табарсың.
- Күбрәк яшеллек аша – җанварныкы кебек нык аяклы һәм чыдам йөрәкле булырсың.
- Ешрак йөз – җирдә үзеңне судагы балык кебек хис итәрсең.
- Аяк астыңа түгел, ешрак һавага кара – уйларың ачык һәм җиңел булыр.
- Сөйләгәнгә караганда, күбрәк дәшми тор – күңелеңдә тынлык урнашыр һәм рухың тыныч булыр.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев