Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Борщ ашы өчен «Уңыш» әзерләмәсе

Әлеге рецепт буенча банкалар япсагыз, кыш көне пешергән борщ ашыгыз тел йотарлык тәмле һәм бик тиз әзерләнәчәк.

Кирәк:

  • Помидор – 3 кг
  • Кәбестә – 3 кг
  • Чөгендер – 2 кг
  • Кишер – 1 кг
  • Татлы борыч – 800 гр
  • Суган – 3 данә
  • Сарымсак – 200 гр
  • Петрушка – бер бәйләм
  • Үсемлек мае – 300 мл
  • Аш серкәсе (9%) – 300 мл
  • Тоз – 10 чәй кашыгы
  • Шикәр комы – 1 стакан
  • Борчаклы кара борыч – тәменчә.


Әзерләү:
Помидорларны иттарткыч аша чыгартырга, чөгендер белән кишерне эре кыргычтан уарга, суганны ваклап кисәргә.
Кәбестәне һәм борычның эчен чистартып саламлап турарга. Үләнне, шулай ук, турарга, сарымсакны пресс аша чыгарырга.
Помидор, чөгендер, кишер һәм суганны бер савытка салып, май, тоз, борчаклы борыч, шикәр, аш серкәсен өстәп, 20 минут пешерергә.
Кәбестә, татлы борыч, пет рушка һәм сарымсакны да кушып, тагын 20 минут пешерергә. Әзер булгач ук, стерильләштерелгән банкаларга салып, капкачлап куярга.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев