Әгәр дә бавыр начар эшли икән, без моны шунда ук сизәбез.
Хәлсезлек, энергия җитмәү, баш әйләнү, күңел болгану, уң як кабырга астында авырту, ризык эшкәртүдә проблемалар һәм тәнгә әйберләр чыгу – болар барысы да бавыр эшчәнлегенең тәртиптә булмавы күрсәткечләре.
Өй шартларында бавырны бөтнекле-лимонлы эчемлек ярдәмендә чистартып була. Ул бавырдан токсиннарны чыгарырга ярдәм итеп, организм торышын яхшыртучы куркынычсыз чара. Шуның өстенә, әлеге эчемлек тәмле дә!
Кирәк:
- бер уч бөтек яфрагы,
- 1 лимон согы,
- 1 әфлисун согы,
- 1 литр су,
- 3 аш кашыгы бал.
Әзерләү: суны металл савытта плитәдә җылытырга һәм юылган бөтнек яфракларын шунда салып, 5 минут кайнатырга. Уттан алып, бүлмә температурасына кадәр суытырга. Лимон һәм әфлисун сокларын, балны кушып, яхшылап болгатырга һәм иләк аша сөзәргә. Шифалы эчемлек әзер!
Ул ашказаны-эчәклек трактына яхшы тәэсир итә. Эчәсе килүне баса. Бавырны чистарту процессын башлау өчен, көненә бер стакан эчү дә җитә.
Сәламәт булыгыз!
Нет комментариев