Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Шулай да тәҗрибәле бакчачылар, белгечләр фикеренчә, бәрәңгене ашыгып утыртырга ярамый.

Җир 10 сантиметр тирәнлектә +6, +8 градуска кадәр җылынырга тиеш. Моны гади термометр белән дә карап була.

Бу уңайдан халык сынамышларына да игътибар итик.

Халыкта борын-борыннан бәрәңге утырту вакытын үсемлекләрнең, агачларның яфрак яру, чәчәк атуына карап билгеләгәннәр. Әйтик, үги ана яфрагы чәчәк атканнан алып 30 көннән соң бәрәңге утыртырга ярый.

Каен яфрак яргач (хәзерге ике сум кадәр зурлыкта булгач), бәрәңге утыртырга ярый. Шул ук вакытта бу эшне шомырт чәчәк атканнан соңга калдырырга киңәш ителми.

Тузганак чәчәк аттымы, бәрәңге утыртырга вакыт.

Әгәр төнлә өч төн рәттән +10 градус җылылык саклана икән, димәк, курыкмыйча бәрәңге утыртырга була.

Борынгылар бәрәңге утырту вакытын, җир җылынганын туфракка утырып карап та билгеләгән.

Туфрак көрәккә ябышып, укмашып чыкмаса, таралып торса, җир чәчүгә әзер дигән сүз.

 

Чыганак:Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев