Даруның мондый тәмле булганы юк иде әле! Ул тамак авыртуын, йөткерүне генә түгел, ашказаны проблемаларыннан да котылырга ярдәм итә. Бу чараны зурларга гына түгел, балаларга да кулланырга ярый.
Кирәк:
- 400 мл кайнаган су
- 2 уртача зурлыктагы банан
- 2 аш кашыгы бал
Әзерләү:
- Бананны изеп, пюре ясарга. Металл приборлар кулланмагыз, банан алар белән контакттан карала.
- Бананны кәстрүлгә салып, су кушыгыз. Катнашма 30 минут төнәсен.
- Дару суынгач, бал өстәгез.
- Теләсәгез, катнашманы сөзә аласыз. Үзенең файдалы сыйфатларын югалтмасын өчен, балны ахырдан гына кушу мөһим.
Доза:
Әлеге чараны 100әр мл көнгә 4 тапкыр эчегез (көне буена 400 мл).
Нәтиҗәсен 5 көн дәвамында сизәрсез.
Нет комментариев