Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчаларда шау чәчәк атып утыручы розаларны чәчәкләрен кайчан капларга, кышка әзерли башларга соң

Сентябрь азагыннан розаларны чәчәк аттырмагыз, алар кышка әзерләнә башларга тиеш.

Аның барлык чәчәк бөреләрен кисәләр. Розаны көннәр суыткач , температура төнлә кимендә –2 градуска кадәр төшкәч кенә кисәләр. Югыйсә куак яңа бөреләр формалаштыра, яңадан үсә башлый. Гадәттә, безнең климатта розаларны октябрь азакларында кисәргә туры килә. Кыскартып кискәндә розаларны каплавы уңайлы. Букет розаларын җирдән кимендә 8-10 бөре калырлык итеп уртача биеклектә кыйгачлап кисәләр. Бу киңәш үрмәле розага кагылмый. Аның 3 елдан картрак ботагын гына төптән үк кисәргә туры килә.Калган ботакларга тимиләр.

Үрмәле роза 2-3 еллык ботакларында чәчәк ата. Бер ай алдан җиргә бөгә башлагыз, суыткач моны эшләп булмый, ботаклар сыначак. Канада розаларын җиргә төшермәскә ярый, алар -36 градуска түзә.


Барлык киселгән ботакларны бакчадан чыгарып яндырырга кирәк. Каплар алдыннан куакларны 3 %лы тимер купоросы белән эшкәртәләр, ул гөмбәле авыруларны кисәтергә булыша. Тамырлары өшемәсен өчен төбенә торф яки туфрак өяргә кирәк. Розаларны пластик яки агач әрҗә каплап яки дуга куеп, спанбонд яки лутрасил кебек материал белән төрә аласыз. Арасына чыршы ботаклары салып калдырганда тагын да ышанычлырак.
Кышын розалар кар астында калырга тиеш.

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев