Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Авыруларга бирешмибез!

Телибезме, теләмибезме, көзләргә кергәч, барыбер томаулап, төчкеренеп-йөткеренеп алабыз. Әмма озаклап авырырга исәп юк, шулай булгач, организмга ярдәм итик.

Фото: ясалма интеллект

  • Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелгәч үк, зур суганны турап, аның исен суларга, процедураны көнгә 3-4 тапкыр кабатларга. 100 г сарымсакны ваклап, 1 стакан аракы салырга һәм яхшылап болгатырга. Телгә 1 тамчыны салып, авызда тотарга, аннары йотарга. 3-4 көн дәвамында берничә тапкыр шулай кабатларга.
  • Лимонны кабыгы белән бергә вакларга һәм үсемлек мае салырга. Борын тишекләрен көнгә берничә тапкыр шуның белән майларга. Ашаганчы һәм ашаганнан соң теш уртларына, төнгә каршы аяк табаннарына һәм колак яфракларына сөртергә була.
  • 1,5 л кайнатылган суга 1 аш кашыгы эре тоз, 1 лимон согы һәм 1 г аскорбин кислотасы өстәргә. Яхшылап болгатырга һәм 1,5 сәгать дәвамында эчәргә.
  • 1 лимонны 1 минутка кайнар суга салырга, аннары кабыгы белән бергә иттарткыч аша үткәрергә. 100 г атланмай һәм 1-2 аш кашыгы бал белән болгатырга. Һәр 2-3 сәгать саен 1 аш кашыгы кабул итәргә. Гади май кебек сакларга һәм кулланырга.
  • Югары температура булганда, 2 кырылган яңа бәрәңге һәм 1 аш кашыгы алма серкәсе кушарга. Ботканы берничә катлам итеп бөкләгән тукымага яки марляга сөртергә һәм маңгайга куярга. 2 сәгатьтән соң яңага алыштырырга.
  • 2 шешә сырага бер чеметем дарчин (корица), 3-4 канәфер һәм бераз лимон кабыгы өстәргә. 2-4 кашык шикәр белән 3 йомырка сарысын күбекләнгәнче болгатырга һәм шул массага тәмләткечләр белән кайнатылган сыраны салырга, болгатып, утка куярга, куерганчы пешерергә, ләкин кайнатмаска. 1- 1,5әр стакан эчәргә. Салкын тию 1 көн эчендә үтә.
  • 4 аш кашыгы коры кура җиләгенә 500 мл кайнар су салырга, 20 мин төнәтергә. Төнгә каршы берьюлы 2 стакан эчәргә. Кура җиләге төнәтмәсе (бер стакан кайнар суга 10 җиләк) белән авыру тамакны чайкау да файдалы.
  • Үзеңне салкын тиюдән һәм вируслардан саклау өчен, көн саен тешләреңне сарымсак белән ышкырга кирәк.
  • Салкын тиюнең беренче билгеләре булганда ук, 100 мл «Кагор» җылытырга, 1/4 ч.к. кара тарттырылган борыч, 1 ч.к. бал өстәргә, болгатырга һәм йоклар алдыннан җылы килеш эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев