Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Антибиотикларны мөстәкыйль куллану супербактерияләр үрчетә

17 - 23 ноябрь – микробларга каршы торучанлыкка каршы көрәш атналыгы (Бөтендөнья микробларга каршы препаратларына тотрыклылык проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру атналыгы уңаеннан).

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Антибиотиклар – рецептлы препарат, аларны вируслар вакытында үз-үзеңә «билгеләү» мәгънәсез һәм сәламәтлек өчен куркыныч. Кискен респиратор вируслы инфекцияләрне вируслар китереп чыгара. Ә антибиотиклар – бактерияләргә каршы көрәшү өчен ясалган препаратлар. Моннан тыш, барлык дарулар кебек үк антибиотикларның организмда төрле реакцияләр китереп чыгара алуын онытмаска кирәк. Дилетант кулларында алар аллергия реакцияләренә һәм, хәтта анафилактик шок хәленә китерергә мөмкиннәр. Антибиотиклар – рецепт буенча бирелә торган препарат, аны табиб кына билгеләргә хокуклы.

Антимикроб препаратларны мөстәкыйль рәвештә рациональ кулланмау һәм куллану бактерияләрнең тотрыклылыгына китерә, нәтиҗәдә бактериаль авыру килеп чыкканда, антибиотик тәэсир итмәскә мөмкин. Торган саен көчлерәк һәм төрлерәк антибиотикларны мөстәкыйль куллану бактерияләрнең куәтлерәк яңа вариантларын – супербактерияләрне үрчетүгә ярдәм итә.

Күчеп йөрүче кошлар кебек кыргый хайваннар пычранган судан яки туфрактан бактерияләрнең тотрыклырак вариантларын ала алалар, эчәклектә микроорганизмнарны күчереп йөртәләр Йогышлы агентлар кешеләргә сәяхәтләр вакытында күчәргә мөмкин. Агызып чыгарылган сулар утильләштерелмәгән урыннарда антибиотикларга чыдам бактерияләр үсә. Сәнәгать калдыклары, хастаханәләр, фермалар һәм авыл хуҗалыгы антибиотикларга тотрыклылыкны барлыкка китерүнең мөмкин чыганаклары булып тора.

Антибиотикларга каршы торучанлык (резистентлык): һәркем белергә тиеш.

  1.  Антибиотикларны табиб кушуы буенча гына кабул итәргә.
  2. Әгәр дә табиб аларга ихтыяҗ күрмәсә, антибиотиклар таләп итмәскә.
  3. Антибиотиклар куллану схемасына карата табиб киңәшләрен һәрвакыт үтәргә.
  4. Беркайчан да сезгә билгеләнгән антибиотикны башка кешеләргә , хәтта аларда шундый ук симптомнар булганда да, тәкъдим итмәскә һәм бирмәскә.
  5. ОРВИ авырулары белән элемтәгә кермәскә. Эпидсезон вакытында медицина битлеге киеп йөрү мәҗбүри.
  6. Прививкалар календаре буенча үз вакытында вакцинацияләнергә.
  7. Үзеңне җенси юл белән йога торган инфекцияләрдән(ИППП)  даруханә челтәрендә генә сатып алынган презервативларны кулланып сакланырга.
  8. Шәхси гигиена һәм туклану гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев