Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Алоэ белән сак эш итегез.

Кавыктан котылу, чәчне ныгыту өчен, баш тиресенә көн саен алоэ согы сөртергә кирәк. Дәвалану курсы - 2-3 ай.

Шулай ук мондый битлек тә чәчкә файдалы булачак: тигез күләмдә бал, кастор мае, алоэ согы алып, яхшылап болгатып, юеш чәчкә сыларга, соңыннан шампунь белән юып төшерергән.

Шуны онытмагыз: цистит, геморрой, бавыр һәм үт куыгы  авырулары булганда, йөклелек вакытында алоэ согы белән дәвалану тыела. Алоэ  препаратларын озак вакыт кулланганда, организмнан минераль матдәләр, бигрәк тә калий күп чыгарыла, бу исә су-тоз алмашын боза.

Алоэ согын куллануның тискәре йогынтылары бар.

Алоэ, көчле биостимулятор булу сәбәпле, аның препаратлары онкологик авырулар, фиброз шешләре, полиплар вакытында билгеләнми.

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев