Рамил Шәрәпов: «Майкасын салды, сәхнәгә менде, җырлый башлады...»
Юморист, алып баручы, артист Рамил Шәрәпов кызыклы образлар тудырып тора. Аның иң танылган образларының берсе – Шәрәпҗан, хәтта, музыкаль премияне дә отты.
Сәхнә артында Рамил Шәрәпов белән җәһәт әңгәмә
– Шарипҗан образын тагын ничек үстерер идегез?
– Шарапҗан пандемия вакытында туган образ. Шушы биш ел эчендә ул бик нык үзгәрде. Майкасын салды, сәхнәгә менде, җырлый башлады. Яшьләр арасында танылып китте, креатив артты. Алга таба нинди үсеш яулар белмим. Әмма минем өчен аның татар телле булуы мөһим. Бу образ рус эстрадасына кереп китәр дип ышандыра алмыйм. Дөрес, Россия музыкаль премиясендә катнашып, җиңү яуларга теләр идем. Аннан кире Татарстан сәхнәсенә кайтыр идем. Читтә олтан булганчы, туган җирдә солтан
– Рамил, хәзер сез үзегезне популяр җырчы дип атый аласызмы?
– Мин юморист, әзме-күпме җырлаучы, әмма җырчы түгел. Мин “кофе 3в1”. Әлегә үземне танылып килүче артистлар рәтенә кертәм. Бер тамашачы да җиңел генә бирелми. Эшләргә кирәк.
– Тормыш иптәшегезне социаль челтәрләрдә дә күрсәтмисез. Ни өчен?
– Хатыным сәхнә кешесе түгел. Ул – гаиләне тотып торучы, сәхнә арты. Минем тормышыма 80 процент өлеш кертүче кеше. Мине Земфира белән кавыштырганга Ходайга мең рәхмәт. Күп кызлар белән очрашып йөрмәдем, шулай да гашыйк булганым бар иде. Бүтән кызга өйләнермен дип уйлаган идем. Ходай кисәк кенә Земфира белән кавыштырды. Очраша башладык, гаилә кордык. Без гел бергә, бердәм булдык, шуңа тагын бер кат Ходайга рәхмәт әйтәм. Өйдә тынычылык икән, эштә дә бар да яхшы бара. Иҗат итәргә көчне гаилә биреп тора.
– Рамил, сез гастрольләргә дә йөрисез бугай?
– Сезонына 100гә якын концерт куябыз. 11 кешедән торган төркемем бар. Ел саен алышынып торалар, үсеп торабыз, шөкер.
– Төркемнән гауга чыгарып китүчеләр дә булды. Үзегез бу хәлгә нинди аңлатма бирәсез?
– Тормышта төрле хәл була. Ул шоу-бизнеста гына түгел, башка өлкәләрдә дә нәкъ шул. Андый кешеләр булырга тиеш. Аларны мин мәктәп, сабак дип атыйм. Гауга чыгарып киткәннәрнең үз юлы бар. Бәхәс белән китәләрме, намуслы хезмәт итеп китәләрме мөһим түгел. Һәрберсенә рәхмәтле, чөнки алар мине чыныктыра. Минем белән ялкау кешеләр эшли алмый.
– Сезнең төркемнән киткән кешеләр: “Рамил бик таләпчән җитәкче”, – диләр.
– Әйе, мин бик усал. Эшемнең тәртибен беләм. Сәхнә – ул спорт. Әгәр безне бер төркем спортчылар итеп күз алдына китерсәк, бер генә спортчы тулы көчкә эшләмәсә дә, эшкә зыян киләчәк. Мин төркемгә килгән һәркемгә: “Акча өчен генә түгел, эшне яратып килегез. Эшне яраткан очракта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була”, – дим.
Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев