«Мин елмайсам да – күңелем елый, концерт куясым килми»: Ильмира Нәгыймовага ни булган?
Ильмира Нәгыймова концерт турын кичектереп кенә калмаган, ә гамәлдән чыгарган.
Фото: соц. челтәрләрдән алынды
Хәзерге вакытта ул авырый, температурасы күтәрелгән.
Ул телеграм-каналда тамашачыларына мөрәҗәгать итте:
«Турны кичектердем. Борын тыгылган, тамак авырта. 10 көннән артык шулай. Ярты тәүлек йоклыйм, уяна алмыйм. Җырларга тавыш юк, көчле ютәл. Концертларны күчерергә түгел, ә бөтенләй куймаска булдым. Стресс, югалту ачысы. Бу – энемне югалтудан башланды. Мин елмайсам да, күңелем елый. Мин игътибарымны башкага да юнәлтергә тырышып карыйм. Әмма…
Әлегә концерт куясым килми. Айга 1 көн генә калдырдым. Декабрьдә концертлар булыр, дип уйлыйм. Яңа көч белән фервальдән башлыйм. Чаллы, Мәскәү, Казан концертлары барысы да була. Анда вакыт та узар, көч тә җыярмын. Концерт булмаячагын белмичә килүчеләр алдында гафу үтенәм. Социаль челтәрләрдә хәбәр иткән идек инде», – дип сөйләде җырчы.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев