Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

«Кем кемгә комачаулый?» - Әнвәр Нургалиев белән Илсөя Бәдретдинова очрашкан

***

Әнвәр Нургалиев белән Илcөя Бәдретдинова Марат Мухинның тавыш яздыру студиясендә очрашканнар.

«Безнең иҗади тормышыбыздан бер күренеш. Иҗат итәбез, аралашабыз, язылабыз. Ничек уйлыйсыз, кем кемгә комачаулый?» – дип шаярткан Әнвәр Нургалиев, Илсөя белән видеосын үзенең сәхифәсенә куеп.

Язылучылары исә бик тиздән Әнвәр Нургалиев һәм Илсөя Бәдретдинова башкаруында дуэт җыр ишетәчәкбез дип фаразлаганнар.

«Дуэт буламы?», «Менә ичмасам шәп дуэт булачак бу. Икесе дә минем яраткан артистларым. Рәхмәт», «Бомба дуэт булачак дип уйлыйм», – дип язалар аларга. Марат Мухин исә, бу комментарийларны күреп: «Юк, трио була. Монда мин дә бар бит әле», – дип тә кушылган.

Әнвәр Нургалиев элекке әңгәмәләренең берсендә Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга хыяллануын әйткән булган.

«Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырлар идем. Ул миңа кеше буларак бик ошый, ничектер якын ул, хөрмәт итәм аны. Минемчә, Илсөя белән дуэт җырласак, бик матур килеп чыгар иде», - дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев