Илдус Садыйков өйләнде: «Ләйләнең әнисенең юбилеен алып барган идем. Шунда таныштык»
Татар эстрадасының тагын бер буйдак егете өйләнде. “Кайтам инде авылыма” хиты белән популярлык яулаган Илдус Садыйков сөйгән яры белән язылышкан. Җырчыны шатлыклы вакыйга белән котлап хәбәргә чыктык.
– Илдус, ихлас күңелдән котлыйбыз. Гаилә коруга бик җаваплы карагансыз. “Бигрәк озакка суздың”, – дип әйтүчеләр дә бардыр?
– Гаилә коруга, әлбәттә, җаваплы карадык. Гомумән, бу уен эш түгел бит, һәр кешенең тормышында иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Уйлап, аңлап эш итәргә кирәк. Туганнар инде: “Ник өйләнмисең?” – дип ничә еллар буе “колак итемне” ашадылар (көлә). Хәзер инде булды, өйләнештек, Аллаһка шөкер.
– Тормыш иптәшегез белән дә таныштырып үтегез әле. Кайсы өлкәдә эшли?
– Сөйгәнем Ләйлә исемле. Тумышы белән Баулы якларыннан. Төп һөнәре буенча ул – хисапчы. Болай фотограф булып та эшли. Хәзер минем шәхси фотографым бар дип тә шаярта алам инде. Мин 5-6 ел элек Ләйләнең әнисенең юбилеен алып барган идем. Менә шулай танышып киттек.
– Әти-әниләрегез дә бу көнне бик көткәндер, алар нинди хисләрдә?
– Әлбәттә, алар бу көнне бик көтте. Шатлыктан елап та алдылар, без үзебез дә еладык. Кызганыч, әтием бу көнне күрә алмады. Ул да бу көнне безнең белән үткәрергә хыяллангандыр. Әтинең киңәшләре бүген дә минем юлдашларым. Гаилә, тормыш иптәше нинди булырга тиеш? Без бу сорауга озаклап утырып сөйләшә идек. “Тормыш иптәшең гади булсын”, – дия иде. Сөйгәнемне әтинең киңәшләренә таянып сайлаганмындыр.
– Тормыш иптәшегезне киң җәмәгатьчелек күзеннән яшердегез. Ни өчен?
– Бу, беренче чиратта, аның теләге иде. Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсе дә ябык иде. Шундый оялчан кешеләр инде без (көлә). Әле без һаман туй шаукымында. Шатлыктан исерек, айный алмыйча йөрибез. Гәрчә, туебыз хәмерсез үтсә дә. Минем өчен сөенгән тамашачыларга бик зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Илгизә Галиуллина. «Шәһри Казан»
Фото Илдус Садыйковның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев