Гүзәл Әхмәтова: «Коточкыч! Дөнья тукталды»
«Коточкыч! Дөнья тукталды» – Гүзәл Әхмәтова белән бер атна элемтә булмаган
Башкортстан җырчысы Гүзәл Әхмәтова 1 атнага элемтәсез калган. Ул шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәләреннән дә җавап бирә алмаган. Чөнки ул телефонын «Шереметьево» аэропортында онытып калдырган булган.
«Монда телефоным шартлый язган. 1 атна буе элемтәдә булмадым. Аэропортта телефонымны калдырганмын. Коточкыч! Дөнья тукталды. Бер эш тә бармый. Бөтен әйбер телефонда икән. Ниһаять, бүген минем телефоным кулымда, посылка итеп җибәрделәр, барып алдым. Ярар, табылды инде.
Бүген Нижневартовскига очарга тиеш идем. Рейсны 12 сәгатькә тоткарладылар. Бу – коточкыч! Анда очудан хәзер мәгънә юк. Шуңа бу чараны күчерергә туры килде. Минем тормыш белән ни булган, белмим», – дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Тулырак: Интертат
Фото: Гүзәл Әхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев