Чулпан Йосыпованың сеңлесе: «Уналтынчы химиотерапия курсын башладым...»
Җырчы Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе Энҗе Әүхәдиева чираттагы химиотерапия курслары уза башлаган.
Фото: Энҗе Әүхәдиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Җырчы Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе Энҗе Әүхәдиева чираттагы химиотерапия курслары уза башлаган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә язды.
«Бүген химиотерпапиянең уналтынчы курсын башладым. Шифасы тисен Ходаем», – ди ул.
Энҗе үзенә һәм авыр хәлдә калган башка кешеләргә көч бирерлек матур сүзләр дә яза.
«Сынма.
Сына күрмә.
Сыгылма.
Хәзер – сыгылу өчен иң туры килмәгән вакыт.
Нык бул, күз яшьләреңне сөрт тә сабыр бул.
Менә күрерсең: кояш әле үз нурларын бер нәкъ менә сиңа һәм синең гаиләгә дип сибәчәк.
Шундый рәхәт булачак!
Бүген түзгәнең шулчак вак-төяк булып тоелачак.
Сынма!
Сына күрмә!» – дип язып калдырган ул сәхифәсендә.
Сеңлесенең авыруы хакында Чулпан Йосыпова моннан 1 ел элек сөйләгән иде. Энҗе моннан 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан булган инде. Энҗе дәвалануларын һаман да дәвам итә. Чулпан Йосыпова һәм якыннары, ярдәм сорап, халыкка да мөрәҗәгать иткәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Энже она молодая, все эти процедуры перенесёт, и забудет про болезнь! ВСЕ БУДЕТ ХОРОШО! (ЕСЛИ ПОЕШЬ, ПОЙ, НАСЛАЖДАЙСЯ ЖИЗНЬ, О БОЛЕЗНИ НЕ ДУМАЙ, СЕЙЧАС МЕДИЦИНА СИЛЬНАЯ!
0
0