Айдар Тимербаев артистлар «авылы» төзи
Автор-башкаручы Айдар Тимербаев туган авылында артистлар исеме белән аталган йортлар төзи башлаган. Бу хакта ул «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйли.
Фото: видеодан скрин
«Без «Айдардус» авылы төзеп ятабыз. Кергәндә авылның исеме язылып куелган. Авылда бик-бик кызыклы әйберләр булачак. Өстән генә әйтеп китәм. Анда әлегә 6 йорт төзелде. Аның берсе Салават Зәкиевичныкы, берсе Илсөя Бәдретдинованыкы, берсе Рифат Зариповныкы, берсе Рамазановлар, берсе Фазлыевлар һәм берсе Мирзаяновларныкы. Бу – әлегә алар исемен йөртә торган, алар үзләре дә кайтып ял итә торган йортлар.
Авылда башка бик матур әйберләр дә төзеп ятабыз. Әлегә барлык серләрне дә ачып бетермик. Инде бу хакта сөйлисе дә килмәгән иде, сез сорагач кына әйтергә туры килде. Менә шундый хыяллар белән яшәп ятабыз», – ди композитор.
«Хыялларыгыз да нинди бит. Идеяләр каян килә сезгә? Планнар?» – дип тә кызыксына тапшыруның алып баручысы.
«Бу – авылны җанландырып җибәрү максаты белән эшләнде инде. Минем анда пекарням да бар. Әти 35 ел буе җитәкләгән пекарняны җимермәкчеләр иде, мин аны сатып алдым да, торгызып, хәзер шунда ипиләр пешерәбез. Бер матур элекке яшелчә бакчасын үземә законлаштырып алдым, күл ясадым,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев