Үзең эчмәсәң дә, хәмер кулланучылар булган бәйрәмдә катнашырга ярыймы?
СОРАУ – ҖАВАП
Җавап:
– Әгәр бәйрәмдә хәмер кулланучылар булса, үзең эчмәсәң һәм башкаларның эчүенә битараф булып калсаң да, син дә шул гөнаһны башкарган кебек буласың. Бу – динебезнең бер кагыйдәсе. Каракның берәр нәрсә урлавын күргәч, минекен түгел, кешенекен урлый бит яки урласыннар, ул кеше болай да бай дип дәшми калсак, без дә шул гамәлне кылган, ягъни гөнаһка катышкан булып чыгабыз.
Чыганак: Дилбәр Гарифуллина, Шәһри Казан
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев