Уразадан дөрес чыгу мөһим
Ашаудан һәм су эчүдән тыелып тору – организм өчен җитди сынау. Шуңа, Рамазан аеннан соң, сәламәтлеккә зыян китерми генә гадәти туклану һәм яшәү рәвешенә дөрес күчү мөһим.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Беренче киңәш.
Уразадан чыгуны «корсак бәйрәменә» әйләндермәгез. Табынны тыйнаграк корырга тырышыгыз, майлы һәм кыздырылган, маринадлы һәм тозлы ризыкларга ябырылмагыз. Шашлык, барбекю һәм итле бәлешләрдән тыелып торыгыз. Камыр белән ит кушылмасын кулланмасагыз яхшырак. Барысын бер көндә түгел, ә әз-әзләп һәм чиратлаштырып әзерләп ашагыз.
Икенче киңәш.
Татлы, газлы эчемлекләрдән читтә торыгыз. Парда пешерелгән яки «тушить» ителгән ризыкларга өстенлек бирегез. Уразадан соң ук бик күп ашый башлап, сәламәтлегегезгә зур зыян китерергә мөмкинсез. Бу инсулин резистентлыгына (организм тукымалары инсулин гармонын тоймый башлый, ә бу диабетка юл ача) һәм ашказаны асты бизе белән ашказаны-эчәклек трактына артык күп йөкләнешкә китерә.
Өченче киңәш.
Татлы камыр ризыклары, кәнфитләр, тортлар, «вареник»лар, пилмәннәрне аз күләмдә ашагыз. Югыйсә, эч күперү һәм гастриттан интегүегез бик мөмкин. Әгәр дә десертларны бик сагынган булсагыз, җиләк-җимеш салатларына өстенлек бирегез.
Дүртенче киңәш.
Организмда су балансын торгызырга кирәк. Чөнки, ураза тотканда тиешле күләмдә су эчү мөмкин түгел һәм кеше шуңа күнегә. Уразадан соң бер стакан суны эчеп бетерү проблемага әйләнергә мөмкин. Сусау тоймасагыз да, эчәргә кирәк. Югыйсә, матдәләр алмашы бозыла, хәл авырая, тиз арыла. Киңәш ителгән тәүлеклек эчү режимы – 1 кг авырлыкка 30-50 мл.
Бишенче киңәш.
Ураза тотучыларга әче сөт ризыклары файдалы. Алар эчәклек эшчәнлеген нормальләштерә, метаболизмны яхшырта, кирәкле бактерияләрнең артуына китерә, инфекцияләрдән саклый, иммунитетны ныгыта, кальций чыганагы булып тора, яшәү өчен мөһим аминокислоталар ихтыяҗын каплый.
Алтынчы киңәш.
Һәр кич саен саф һавада йөрергә тырышыгыз. Җәяү йөрүне – сәламәтлекне ныгытуның, кәеф булдыруның иң гади ысулы дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Нинди яшьтә булуыңа, физик халәтеңә карамастан, җәяү йөрү һәр кешегә файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев