Мөселманнар өчен изге Рамазан ае аеруча зур әһәмияткә ия, бу айда алар ураза тота, шулай ук күп вакытын гыйбадәт кылып үткәрә һәм изге гамәлләр кылырга тырыша.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Татарстанда Рамазан ае кайчан башлана һәм 2026 елда уразаны ничә көн тотарга кирәк. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Киләсе елда Рамазан ае 19 февральдә башлана – бу уразаның беренче көне булачак. Ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне - 19 март. Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк, бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тора. Моннан тыш, изге Рамазан аенда ир-атларга, төнге намаздан соң, тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга кирәк. Шулай ук Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк вакытны гыйбадәт кылып үткәрергә һәм изге гамәлләр кылырга: мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм сәдака таратырга киңәш ителә.
Нет комментариев