Урамда акча тапсаң, нишләргә? Хәләл банктагы кредит гадәти банктагы кредиттан нәрсә белән аерыла?
Бу сорауларга «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар Гатауллин җавап бирә.
– Урамда акча тапсаң, нишләргә?
– Табыш турында җәмәгать урыннарында игълан итеп, хуҗасын табарга тырышырга кирәк, ләкин төгәл детальләрсез (мәсәлән, «янчык таптым» димәскә). Әгәр хуҗа табылмаса, акчаны хәйриягә бирергә мөмкин.
– Хәләл банктагы кредит гадәти банктагы кредиттан нәрсә белән аерыла?
– Әгәр кеше ислам банкына акча сала икән, ул акчаны процентка түгел, ә билгеле бер товарлар һәм хезмәтләр җитештерүне күздә тоткан файдалы реаль эшкә инвестицияли. Ислам банк системасының капиталистик системадан аермасы шунда да инде: традицион банк тарафыннан акчалар сатып алына һәм сатыла, ә финанс эшчәнлегенең файдасы ссуда процентыннан алына. Ислам банкы финанс бизнесы өчен кредит нигезен инвестициягә үзгәртә: ислам банкы счетлар ача һәм аларга үз кертемчеләренең акчаларын туплый, әлеге акчалар исәбенә эшмәкәрләр финанслана, алар үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә алынган табышны, процентлар түләү урынына, банк белән бүлешә. Шуны аңлау мөһим, хәләл банкта кертемчеләрнең кереме гарантияләнмәгән – ул финанслана торган бизнесның уңышына бәйле.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев