Салкын су белән тәһарәт алу гөнаһларны бетерә имеш. Җылы су була торып та салкын су белән юыну хәерлерәкме?
Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирде.
Фото: ясалма интеллект
– Сәхү сәҗдәсендә «Әттәхиятне» укыгач, гадәттәгечә, сәламне ике якка да бирә идем. Танышым, уң якка гына бирәсе, ди. Кайсыбыз дөрес?
– Намазны ялгызың укыганда, сәламне ике якка бирәсең дә, аннары сәһү сәҗдә кыласың. Җәмәгать белән укыганда имам бер якка гына сәлам бирә, чөнки артындагы җәмәгать, ике якка да сәлам бирелде һәм шуның белән намаз төгәлләнде дип белеп, торып китү ихтималы бар. Шул рәвешле имам, җәмәгатьне бутамасын өчен, бер якка гына сәлам биреп, сәҗдә сәхү кыла.
– Намазда ялгышканыңны белеп, сәһү сәҗдә кыласы була дип уйласаң, әмма аны кылырга онытып, намазны бетереп куйсаң?
– Ниятең булса, намазың дөрес була. Намазны яңадан укырга кирәкми.
– Хәзрәт, сәхү сәҗдәсен ни өчен кылырга кирәклеге һәм аның ничек башкарылуы турында да аңлатып китсәгез иде.
– Сәһү сәҗдәсе ул − намаздагы ялгышлыкларны, әйтик, ваҗибләренең берәрсе төшеп калса, аны төзәтү өчен кылына торган сәҗдә. Башкарылу рәвешенә килгәндә, «Әттәхият»не укыгач, ике якка сәлам бирәсең дә, «Аллаһү Әкбәр» дип сәҗдә кыласың һәм өч тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтәсең, аннан соң тагын «Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп кабат сәҗдәгә китәсең, янә өч тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-әгълә» дип әйтәсең. «Аллаһү Әкбәр» дип торып утыргач, «Әттәхият», «Салават», «Раббәнә» догасын укыйсың, соңыннан сәлам бирәсең.
– “Әл-Гаср” сүрәсен икенде намазында гына укыргамы?
– Бөтен намазда да укырга ярый. Намазның төп шарты – рәкәгатьтә иң кимендә өч аятьле сүрә яки мәгънәсе төгәлләнгән озын бер аять уку рөхсәт ителә.
– Яшен яшьнәгәндәге тавыш фәрештә тавышы, диләр. Моның турында Коръәндә һәм хәдисләрдә әйтеләме?
– Кабердә сорау алучы Мөнкир белән Нәкир дигән фәрештәләр турындагы хәбәрдә, күзләреннән очкын атылган, яшен яшьнәгән кебек, ә тавышлары күк күкрәгән сыман булыр, дип әйтелә.
– Сөлек салдыру ислам диненә каршы килмиме?
– Килми. Сөлек салдыру – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ул Әюб галәйһиссәламнән килә.
– Ураза тотканда, бик кирәк булганда, даруны сусыз эчәргә ярый имеш. Шуңа ачыклык кертсәгез иде.
– Дарумы, ризык кисәге булсынмы – барысы да уразаны боза.
– Ни өчен исерекнең хатыны җәннәткә кермәс диләр?
– Җәннәткә керү-кермәүне Аллаһ Раббыбыз хәл итә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә Фиргавен патшаның хатыны Асия исемле бер хатынны мисал итеп китерә. Үзен Аллаһ дип атап, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китергән явыз патшаның хатыны җәннәттә булыр диелә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асия бинт Мүзәһим җәннәттә иң изге хатын-кызлар урынын алачак”, – диелә. Ә инде исерек кешенең хатыны турында алдан ук аның җәннәткәме, җәһәннәмгәме эләгәсен беребез дә белми.
– Имештер, биек чардуган куйдырсаң, кабердән кубарылганда шуннан чыга алмыйлар, ди. Шуңа тәбәнәк чардуган куярга киңәш итәләр. Дин әһеленең фикерен беләсе килә.
– Чардуган турында түгел, кабер өстенә куела торган плитә турында барадыр сүз. Кабер өстенә нәрсәдер бастырып куярга киңәш ителми. Чардуган ул кешеләр яки хайваннар кабергә басмасын өчен генә куела. Кыямәт көнендә ничә мең ел элек һәм кайда ничек җирләнүенә карамастан, бөтен тереклек иясе дә кубарылачак.
– Салкын су белән тәһарәт алу гөнаһларны бетерә имеш. Җылы су була торып та салкын су белән юыну хәерлерәкме?
– Мөмкинлек булганда, җылы су белән юыныгыз. Үзегезгә авырлык тудырмагыз.
– Билгеле бер сәбәпләр белән иртәнге намаз укылмый калса, өйләгә кадәр аның сөннәтен дә казага калдырып укырга була. Өйләдән соң укысаң да шулай укмы?
– Укылмый калган намазны, мәкруһ вакытлардан тыш, теләсә кайчан казага калдырып укырга ярый. Иртәнге намазның исә сөннәтен дә каза итеп укыйбыз.
– Намаз уку өчен мәкруһ булган вакытлар турында да искә төшереп китсәгез иде.
– Иртәнге намазның фарызы укылып кояш чыкканчыга һәм кояш чыгып сөңге буе күтәрелгәнчегә кадәр, шулай ук зәвәл вакытында һәм кояш батканда намазлар укылмый.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев