Шайтан җеннән нәрсәсе белән аерыла? Иблисе нәрсә аның?
Сорауларга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә.
Фото: ясалма интеллект
– Хәзрәт, ачыклык кертсәгез иде: шайтан җеннән нәрсәсе белән аерыла?
– Җен – Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән зат. Ул шулай ук җан иясе, әмма кешенең күзенә күренми. Җеннәр турында Коръәндә дә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә дә әйтелә. Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә бернинди карышусыз буйсынып, Аның әмерләрен үтәсәләр, җеннәрнең, кешеләр кебек, нәфесләре бар. Җен иҗтинән дигән сүздән барлыкка килгән: яшеренгән, күзгә күренми. Әмма кыямәт көнендә, галимнәр әйтүенчә, кешеләр җеннәрне күрә, ә җеннәр кешеләрне күрмәячәк.
Ә бу дөньяда киресенчә – алар безне күрә. Аллаһы Тәгалә “Әз-Зарият сүрәсенең 56нчы аятендә: “Мин кешеләрне дә, җеннәрне дә Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем”, – ди. Димәк, җеннәрнең дә, адәм баласы кебек, төп бурычы – Аллаһка гыйбадәт кылу. Моның өчен без кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотачакбыз. Җеннәрнең иман китергәннәре һәм иман китермәгәннәре була. Иман китергәннәре – мөселман җеннәр. Ә иман китермәгәннәре – шайтаннар. Шайтан сүзенең мәгънәсе – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән ераклашкан.
– Ә Иблисе нәрсә аның?
– Иблис габләсә – өметсез, рухы төшкән дигән сүздән. Аллаһы Тәгалә фәрештәләр һәм Иблисне чакырып, Адәмгә сәҗдә кылырга куша. Иблистән кала, барысы да сәҗдә кыла, ә ул тәкәбберләнә. Шуннан Аллаһы Тәгалә аны җәннәттән чыгара. Ләгънәткә дучар булган Иблис Аллаһтан үзенә кыямәт көненә хәтле вакыт бирүен сорый һәм “Мин кешеләрне кыямәт көненә чаклы туры юлдан аздырырга тырышачакмын” дип вәгъдә бирә. Шайтаннар, ягъни иман китермәгән җеннәр шушы Иблиснең гаскәре.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев