Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Рамазан азагы: гыйбадәт, тәүбә һәм Коръән

Гәйшә радыйАллаһу гәнһә әйтә: “Пәйгамбәребез ﷺ Рамазанның соңгы 10 төнен торгыза иде (гыйбадәт кылуда бик нык тырышлык куя, намаз укый, күп итеп Коръән укый), гаиләсен дә өнди иде. Изарын кысып куя иде”. (Бохари-Мөслим риваятьләре)

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Икенче хәдистә: “Пәйгамбәребез ﷺ бүтән көннәргә караганда соңгы 10 көндә тырышлыгын (гыйбадәт кылуда) тагын да арттыра иде” – диелә.

Димәк, Рамазанның соңгы 10 көнендә гыйбадәтләребезне, итагатебезне арттырырга тырышырга кирәк. Күбрәк нәфел намазлары укыйк, Аллаһны зекер итик, тәүбә-истигъфар кылыйк, Коръән укыйк. Пәйгамбәребез эшләгәнчә, без дә гыйбадәтләребезне арттырыйк, төннәребезне намазда, көннәребезне Коръән укуда үткәрергә тырышыйк. Гаиләләребезне дә шуңа өндик, бигрәк тә соңгы 10 көндә. Бу бик зур форсат, аның кадерен аңласак, белсәк иде.

Әгәр Рамазанның алдагы 20 көнендә Коръәнне укып чыкмаган булсак, гыйбадәтләребезгә җиңел караган булсак, шушы соңгы санаулы көннәрдә гыйбадәтләребезне арттырырга тырышыйк. Коръәнне укып бетерик яки тагын бер кат укып чыгыйк. Намазларыбызда кимчелек булса, төннәребезне намазда үткәрик. Бәлки, шушы гыйбәдәтләрне торгызганда, Кадер кичәсенә ирешербез. Сәхәбәләр дә бу төннәрен намазда үткәргән.

Якындагы мәчеттә җәмәгать белән төнге намазларда катнашсак, тагын да хәерле булыр иде. Мәчет булмаса, өйдә гаиләгез белән тәравих намазларын укырга тырышыйк. Арып китсәк, утырып Коръән укыйк. Коръән укырга форсат булмаса, Аллаһ Тәгаләне зекер итик, тәүбә-истигъфарлар кылыйк. Пәйгамбәребез ﷺсыйфатлары белән сыйфатланыйк, соңгы 10 көнне гыйбадәттә  үткәрик.

Аллаһ Сөбехәнә Тәгалә шундый тәүфикъ бирсен: соңгы 10 көннең кадерен белеп, гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен, шушы гыйбадәттә булган сыйфатта Кадер кичәсен дә үткәреп җибәрергә язсын. Кадер кичәсен гыйбадәттә үткәреп, Аллаһ Тәгалә бу көнгә кадәр кылган гөнаһларыбызны кичерсен иде. Аллаһ Тәгалә безнең гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да Фирдәвес җәннәтләренә кертсә иде!

Раил Фәйзрахманов

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев